Казан дәүләт энергетика университетында «Диалог на равных» проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Артемьев һәм Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов белән очрашу узды.
Катнашучылар эшкә урнашу мәсьәләсе белән кызыксынды. «Студент икән, синең өчен бөтен ишекләр дә ачык, төрле программалар бар. Уку йортын тәмамлаганнан соң күпләр кая барырга белми, чөнки бөтен җирдә эш тәҗрибәсе таләп ителә», - дип төгәллек кертте катнашучыларның берсе. Әлеге сорауга җавап биреп, Айрат Фәизов хәзер федераль һәм республика дәрәҗәсендә яшьләр өчен грантлар булуын, аларны алуга, теләге булган һәркем дәгъва белдерә ала, дип белдерде. «Сезнең өчен минем теләгем-иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнегез. Эшкә урнашканда командада эшли белү бик мөһим», - дип сөйләде Айрат Фәизов.
Яшьләр өчен конкурсларның һәм грантларның бердәм базасын булдыру буенча тәкъдимнәр яңгырады.