Казанда «Татарстан халыклары ашлары» конкурс-фестивале узды. Ике көнлек фестивальдә 18-30 яшьлек 500гә якын чит ил студенты катнашты.
Бәйгедә Идел буе халыкларының традицион кухняларын тәкъдим иткән 6 команда катнашты.
Чара кысаларында студентлар өчен мастер-класслар оештырылды, төп максат -яшьләрдә үзенчәлекле милли культураларның әһәмиятен үстерү, милли юнәлештәге аш-су продукциясен җитештерү процессына кертү өчен кирәкле һөнәри осталыкларны һәм күнекмәләрен камилләштерү һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү.