Ринат Садыйков: «Татар яшьләре лидеры мәктәбе» актив яшьләрне җәлеп итү, бердәм мохит булдыру мөмкинлеге бирә»

2018 елның 7 декабре, җомга

Казанда X «Татар яшьләре лидеры мәктәбе» старт алды. Чарага Россиянең 14 төбәгеннән татар иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре җыелды.

Ачылу тантанасында ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова катнашты.

Ринат Садыйков, катнашучыларны сәламләп, әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте: «безнең министрлыкның бурычлары – элемтәләрне ныгыту. Беренче чиратта бу Татарстаннан читтә яшәүче яшьләргә кагыла. Мәктәп актив яшьләрне җәлеп итү, бердәм мохит булдыру мөмкинлеге бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International