«Балалар наркотикларга каршы» бәйгесе җиңүчеләре исемнәрен атадылар

2018 елның 14 декабре, җомга

Бүген Казанда балалар сәламәтләндерү лагерьлары арасында узган «Балалар наркотикларга каршы» видеороликлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Ул 2018 елның 26 июненнән 15 августына кадәр узды.  Бәйгегә барлыгы 28 гариза бирелде. Чарада ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары ярдәмчесе Кристина Никифорова катнашты.

Чара кысаларында катнашучылар өчен видеоролик булдыру нигезләре буенча мастер-класс оештырылды. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, җиңүчеләр – конкурска махсус әзерләнгән статуэткалар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International