«Лето» республика үзәгенә «Иң яхшысы балаларга» дип аталучы сыйфат билгесе бирелде

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

«Лето» республика үзәге «Иң яхшысы балаларга» дип аталучы сыйфат билгесенә ия булды. Бүләкне, үзәк директоры Раил Моратшинга, Мәскәүдә, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Рыбальченко тапшырды. «Лето» үзәге бу бүләккә инде икенче тапкыр ия булды, беренче тапкыр сыйфат билгесе 2016 елда тапшырылгын иде.

«Иң яхшысы балаларга» бәйгесе балалар ассортименты продукциясен, сыйфат категориясе буенча балалар һәм яшүсмерләр өчен хезмәт күрсәтүне ирекле сертификацияләү системасы булып тора.

Бәйге 2018 елның гыйнварыннан алып ноябрьгә кадәр үткәрелде. Чарада Россия предприятиеләре, шулай ук балалар ассортименты продукциясен җитештерүче фирмалар, учреждениеләр, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, предприятиеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International