Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында волонтерлык елына йомгак ясадылар. Аның төп вакыйгалары турында журналистларга Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» Волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин, «Мин - игелекле зат» проекты җитәкчесе, Россиядә мәдәният өлкәсендә иң яхшы волонтер Гөлфия Мотугуллина сөйләде.
Дамир Фаттахов волонтерлык эшенең мөһимлеген, аның җәмгыять һәм ил өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады: «волонтерлык хәрәкәте дәүләт мөстәкыйль хәл итә алмаган бурычларны хәл итәргә ярдәм итә». Министр шулай ук киләсе елга булган планнар тбелән дә таныштырды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында 14 яшьтән алып 30 яшькәчә 46 900 дән артык кешене берләштергән 900 дән артык волонтерлар берләшмәләре эшли, шуларның 660ы – мәктәпләр базасында оешкан берләшмәләр, 117 берләшмә - югары уку йортлары базасында, 76ы-урта махсус уку йортлары базасында.