Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары 55 еллык юбилейларын билгеләп үтте

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядларының 55 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды.

Чара кысаларында Татарстан Милли музеенда студентлар отрядларының күргәзмәсе ачылды һәм фотобасмага презентациясе узды. Күргәзмә экспозициясендә егерменче гасырның төзелеш отрядларының экипировкасы, зур төзелешләр фотографияләре, инструментлар, махсус такталар, плакатлар, мемориаль әйберләр һәм Татарстанның танылган төзелеш отрядларының документлары тәкъдим ителгән иде.

Казан Ратушасында Татарстанның студентлар хезмәт отрядларының тантаналы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Утырыш кысаларында төзелеш отрядының катнашучыларын, ветераннарын һәм партнерларын бүләкләү, шулай ук «Иң яхшы студентлар хезмәт отряды» бәйгесенә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International