«Ел студенты» премиясенең җиңүчеләре һәм лауреатлары, дип танылган иң яхшы студентларның исемнәре Казан университетының император залында бүләкләү тантанасында игълан ителде.
Чарада ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, «Газпромбанк» АҖ беренче вице-президенты Наталья Третьяк һәм башкалар катнашты.
«Ел студенты» бәйгесе нәтиҗәләр ясау өчен әһәмиятле чараларның берсе. Безнең студентлар ирешкән уңышларны озак санарга була, әмма бүген, без бәйгедә барлык этапларны узган номинантларны хөрмәтлибез», - дип билгеләп үтте КФУ ректоры.