«Чикаго» КВН командасы «Республика» төбәк лига уены чемпионы булды

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Казанда «Республика» төбәк лига сезонының финалы узды. Иң яхшы команда исемен яулау өчен 4 команда көрәште.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов сәләмләде: «Республика» төбәк лига уеннары Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан диярлек йөзләгән команданы җыя, юмор хисенә ия сәләтле яшьләрне берләштерә. Аның популярлыгы елдан-ел арта баруы сөендерә».

Командалар 3 бәйгедә көч сынашты: сәламләү, триатлон һәм музыкаль номер.

Уен нәтиҗәләре буенча «Чикаго» КВН командасы «Республика» төбәк лига уены чемпионы дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International