Казанда «Татарстан Республикасында бердәм гомумроссия номеры астында эшләүче балалар ышаныч телефоны хезмәтен үстерү мөмкинлекләре» республикакүләм семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмә барышында балалар ышаныч телефоны хезмәте эшчәнлегенең оештыру-методик мәсьәләләре, суицид мөрәҗәгатьләре белән эшләү үзенчәлекләре, Татарстан Республикасында балалар ышаныч телефоны хезмәтләре үсеше мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле аппаратының балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бүлеге башлыгы Эльвира Сафина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров катнашты.