Эшче яшьләр арасында узган республикакүләм проектлар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында республиканың эшче яшьләре арасында узган проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бәйгедә 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларыннан тупланган командалар катнашты.

Бүләкләү тантанасы кысаларында иң яхшы проектлар Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховка тәкъдир ителде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, проектлар бәйгесе беренче тапкыр үткәрелә, аның гомуми приз фонды 1000 000 сум тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International