«Без – тынычлык!» медиаконкурсына йомгак ясалды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында «Без – тынычлык!» дип аталучы республикакүләм медиаконкурска йомгак ясадылар. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия Аппаратыннан вәкил Евгений Антонов һәм проект җитәкчесе Никита Баталов катнашты.

Бәйге 2018 елның 22 октябреннән 17 декабрьгә кадәр 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр арасында үтте.  Катнашу өчен барлыгы дүрт номинация буенча 100 дән артык гариза бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International