26-28 декабрь көннәрендә Казанда «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» проектының профильле сменасы уза.
Бүген чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина катнашты.
Очрашу кысаларында кунаклар балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» республика проектының профильле сменасы Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең өченче чакырылыш Балалар җәмәгать ярдәмчеләре формалаштыруга юнәлдерелгән.