Татарстанлылар илнең төп чыршысында катнашты

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Россиянең барлык төбәкләреннән килгән балалар өчен Кремельдә Яңа ел чыршысы узды, анда гадәттәгечә уку алдынгылары, төрле олимпиадаларда җиңүчеләр, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр җыелды.

Татарстан Республикасыннан әлеге чарада 103 бала катнашты: Бөтенроссия олимпиадаларында, интеллектуаль һәм иҗади конкурсларда, фестивальләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр.

Кремль чыршысына килүчеләргә традиция буенча Мәскәү Кремленең Троицк манарасы рәвешендә ясалган татлы бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International