Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «теләк чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты һәм өч бала хыялларын тормышка ашырырга алынды.
Аларның берсе - Казаннан 13 яшьлек Камил Бариев «Урал пилмәннәре» командасы артистлары белән очрашырга хыяллана. Бүген ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов республика Президенты исеменнән малайга татлы бүләк һәм билетлар тапшырды.