8 гыйнварда 12.00 сәгатьтә НТВ телеканалында тамашачылар 2018 елның 30 ноябрендә Казанда узган «Игелекле дулкын» Бөтенроссия мәдәни-хәйрия фестиваленең финал гала-концертын күрә алачаклар.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» фестивале, мөмкинлекләре чикле балаларга талантларын ачу өчен мәйданчык булып тора. Финал гала-концертта балалар Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Юлия Караулова, Динә Гарипова һ.б. йолдызлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясадылар.