«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең кышкы сменасы тәмамланды

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Яшел Үзән районында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең кышкы сменасы тәмамланды. Мәдәният-белем бирү сменасы «Сосновый бор» санаториясендә 15 нче тапкыр узды.

Смена кысаларында балалар Татарстанның атказанган артистлары Рузил Гатин, Айдар Сөләйманов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, РФ атказанган артисты Раилә Гарипова, «Эфир» телеканалының мәдәни күзәтүчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Пивоваров белән иҗади очрашуларда катнаштылар.

Смена Татарстанның 22 муниципаль берәмлегеннән 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге 200 дән артык фестиваль лауреаты катнашкан йомгаклау концерты белән тәмамланды. Чарада Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International