Казан Кремлендә Россия студентлар отрядларының хезмәт семестрына старт бирделәр

2026 елның 12 июне, җомга

Казан Кремлендә Россия көнен бәйрәм итүдә студотрядларның өченче хезмәт семестрын ачу тантанасы булды. 2026 елда чара беренче тапкыр Бөтенроссия дәрәҗәсендә узды: Татарстан Студентлар отрядлары Россия студентлар отрядларының Бөтенроссия хезмәт семестрына старт бирүне ышанып тапшырган беренче төбәк бүлеге булды. Элек тантана Мәскәүдә генә узган иде. Быел хәрәкәт составында 15 меңнән артык яшь кеше эшләячәк, шул исәптән 4 меңгә якын яшүсмер.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова катнашучыларга мөрәҗәгать итте: «2026 елның җәе бай булырга вәгъдә итә. Быел студентлар отрядлары 40 бөтенроссия хезмәт проектын гамәлгә ашыра, аларда дистәләгән мең укучы һәм студент эшләячәк. Сезнең хезмәт — ул гади эш түгел. Бу — тормыш, һөнәри үсеш, дуслык һәм үзара ярдәмләшү мәктәбе. Сез актив гражданлык позициясен, илебез үсешендә катнашырга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә әзер булуыгызны күрсәтәсез. Уңышлы хезмәт сезоны сезгә!»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үз мөрәҗәгатендә буыннар алмашынуын ассызыклады.

«Дистә еллар дәвамында студент отрядларының хәрәкәте үзенең югары нәтиҗәлелеген исбатлый, республика һәм ил икътисадының реаль секторы үсеше өчен ышанычлы терәк булып тора. Безнең республика территориясендә эре объектлар төзелешенә һәм стратегик проектларны гамәлгә ашыруга студентларның керткән өлеше  — буыннар дәвамчанлыгы һәм иң яхшы хезмәт традицияләренә тугрылык үрнәге ул. 2025 елда «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә бер отрядта  эшләүче яшүсмерләр һәм яшьләр саны буенча берьюлы ике Россия рекорды куелды. Хәрәкәтне торгызу һәм үстерү, тәҗрибә тапшыру һәм илнең кадрлар потенциалын формалаштыру өчен рәхмәт белдерәбез», - диелә сәламләүдә.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, күп кенә яшьләр өчен отрядларда эшләү олы тормышка беренче җитди адым булып тора.

«Меңләгән яшь татарстанлылар өчен студент отрядларында катнашу —  акча эшләү генә түгел, ә беренче хезмәт тәҗрибәсен алу, күңелгә ятышлы эш табу һәм булачак һөнәреңне билгеләү мөмкинлеге. Безнең студент отрядлары —  республиканың горурлыгы. Быел Татарстанда 8,6 меңнән артык студент хезмәт җәенә китә, ә бөтенроссия проектларында Татарстанга Россиянең 55 төбәгеннән 3,8 меңнән артык студент эшкә киләчәк», — дип белдерде министр.

Тантана кысаларында отряд командирлары җәйге сезонга әзерлек турында рапортлар тапшырдылар. Тантанада катнашучыларны иҗат коллективлары котлады. Концерт программасы Россия көненә багышланган иде һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне, Ватанга мәхәббәтне һәм иҗади хезмәтне популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары хоры чыгышы бәйрәмнең якты мизгеле булды — ул яшьләрне һәм хезмәт традицияләренең дәвамлылыгын символик рәвештә берләштерде.

Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының Күзәтчелек советы рәисе урынбасары Василий Ислаев хәрәкәтнең кирәклеге турында сөйләде.

«Россия Студентлар отрядлары — яшьләрнең иң зур хезмәт хәрәкәте, һәм Татарстан монда лидерлар рәтендә. 2026 елда республиканың студентлар отрядларында 15 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылачак. Безнең яшьләр проводниклар, төзүчеләр, педагоглар, медиклар, җитештерү һәм авыл хуҗалыгы отрядларында эшлиләр. Июнь башына 4,5 меңнән артык студент эшкә кереште инде», - дип билгеләп үтте Василий Ислаев.

Гадәттәгечә Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары туган республикада гына түгел, ә аннан читтә — Россиянең 11 төбәгендә, шул исәптән Кара диңгез яр буендагы балалар лагерьларында, «Газпром» студентлар төзелешләрендә һәм медицина учреждениеләрендә эшләячәк. Халыкара хезмәттәшлек тә дәвам итәчәк: Татарстан отрядлары Мисырда «Эль-Дабаа» атом электр станциясе, шулай ук Белоруссиядә Минск трактор заводындагы төзелешкә җәлеп ителәчәк.

Эшче белгечлекләр буенча һөнәри белем бирү, гадәттәгечә, хезмәт семестрына әзерлекнең мөһим этабы булып тора. РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2026 елның язында республиканың 2895 студенты өстәмә эшче һөнәр үзләштерде, тагын 473 кеше студентлар хезмәт отрядларының республика үзәгендә белем алды. 2021 елдан башлап Россия Студентлар отрядлары программалары буенча 170 меңнән артык кеше бушлай укыган инде.

Татарстан студентлар отрядларының эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры китереп Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан координацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International