Яр Чаллыда «ФормАрт» Идел буе федераль округы проекты кысаларында муралны тантаналы рәвештә ачачаклар

2026 елның 4 августы, сишәмбе

5 августта 13: 00 сәгатьтә Яр Чаллыда Идел буе федераль округының «ФормАрт» стрит-арт округ фестивале кысаларында оештырылган муралны тантаналы рәвештә ачу була. Арт-объект Шамил Усманов урамы, 87А адресы буенча тәкъдим ителәчәк. Быел Яр Чаллы 400 еллыгын билгеләп үтә, һәм мурал шәһәргә күренекле иҗади бүләкләрнең берсе булачак.

Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашачак. Алар муралга проект логотипларын төшерү мәйданчыгына барачаклар, шуннан соң эш рәсми рәвештә ачылачак.

Муралның авторы рәссам Александр Попов. Аның эскизы Татарстаннан килгән 96 конкурс эше арасында иң яхшысы дип табылды. Эш нигезендә – буыннар алмашынуы һәм гаилә кыйммәтләре турындагы тарих. Композициянең үзәк геройлары милли ризык әзерләүче әби белән онык. Бу образ аша рәссам традицияләр, белем һәм мәдәниятнең өлкәннәрдән кечкенәләргә ничек күчүен күрсәтә. Композицияне Россия халыкларының милли орнаментлары һәм символлары тулыландыра.

Җәй көне проектта катнашучылар үз төбәкләрендә конкурс эшләре булдыралар, шуннан соң барлык мураллар фестивальнең округ этабына чыгалар. Җиңүчеләрне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша узачак иҗтимагый тавыш бирү билгеләячәк. Нәкъ менә Идел буе федераль округында яшәүчеләр үзләренә ошаган эшләргә ярдәм итә һәм сезонның иң яхшы муралларын сайлый алачак.

Фестивальнең округ этабында җиңүчеләрнең исемнәрен августта Кировта игълан итәчәкләр. Иң яхшы эшләрнең авторлары киләчәктә иҗади үсеш өчен 100-200 мең сум күләмендә грантлар алачак.

Быел фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елы билгесе астында уза. «ФормАРТ» ның VII сезонында катнашуга бөтен Идел буе федераль округыннан барлыгы 400 гариза килгән. Татарстан Башкортстан Республикасы белән беррәттән иң актив төбәкләр рәтенә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International