Яр Чаллыда «ФормАРТ» Идел буе федераль округының урам сәнгате округ фестивале кысаларында оештырылган муралны тантаналы рәвештә ачу булды. Яңа арт-объект шәһәрнең 400 еллыгына бүләк булды һәм Шамил Усманов урамындагы 87а номерлы йортның фасадында пәйда булды.
Тантанада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Алар бергәләп муралга «ФормАРТ» фестивале логотипларын төшерделәр, шуннан соң эш рәсми рәвештә ачылды.
Муралның авторы рәссам Александр Попов. Аның «Гаилә традицияләре» эскизы конкурсның төбәк этабына кергән 96 эш арасында иң яхшысы дип табылды. Полотнода татар милли ризыгы – өчпочмак әзерләүче әби белән онык сурәтләнгән. Композиция буыннар дәвамчанлыгын, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт һәм традицияләрне саклауны символлаштыра.
«Эш бик профессиональ һәм сыйфатлы башкарылган. Биредә төсләр бик әйбәт сайланган, ә картина үзенә бер төрле күңел җылысын чагылдыра. Әби белән ит тураган, пилмән ясаган, өчпочмак пешергән балачак искә төшә. Ышанам, әлеге мурал якын – тирәдәге йортларда яшәүчеләрнең күңеленә хуш килде инде, ә хәзер ул барлык Яр Чаллы халкын һәм шәһәр кунакларын яңа җәлеп итү ноктасына әвереләчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Ачылышта рәссамның әбисе Светлана Аркадьевна да бар иде, ул оныгы өчен җан атарга килгән иде. Яр Чаллы мэры аңа талантлы рәссам тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде: «Әлеге мурал – шәһәрне бизәгән чын сәнгать әсәре. Хәзер, кунакларны чакырып, халык әби белән оныгы өчпочмак пешерә торган йортка йөз тотыгыз дип әйтә алачак. Әлеге эшкә карап, һәркем туган йортын, якыннарын, гаилә гореф-гадәтләрен искә төшерә. Нәкъ менә шундый образлар шәһәрне җылырак һәм кешеләргә якынрак итә. Без, мурал Яр Чаллыны кичке вакытта да бизәсен өчен, биредә архитектур яктырту оештыру мөмкинлеген һичшиксез караячакбыз».
Александр Поповның эше «ФормАРТ» фестиваленең округ этабында Татарстанны тәкъдим итә. Җиңүчеләрне «Дәүләт хезмәтләре» порталында уза торган халык тавыш бирүе билгеләячәк. «Гаилә традицияләре» муралы өчен 16 августка кадәр, 4 номерлы эшне сайлап, тавыш бирергә мөмкин: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/621853/
«ФормАРТ» урам сәнгате фестивале 2020 елдан Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында үткәрелә. Проект яшь рәссамнарга ярдәм итүгә, заманча шәһәр мохитен үстерүгә юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры китереп гамәлгә ашырыла. Фестивальнең VII сезоны җиңүчеләрен августта Кировта игълан итәчәкләр. Иң яхшы эшләрнең авторлары киләчәктә иҗади үсеш өчен 100-200 мең сум күләмендә грантлар алачак.
