«КешеS» социаль проекты Россия күләмендә төшерелә

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

«КешеS» - ул инвалидлыгы булган кешеләрнең кызыклы һөнәрләре һәм мавыгулары турында видеороликлар сериясе. Проектның максаты җәмгыятьне инвалидлыкка карата фикерен үзгәртү, инвалид балаларның ата-аналарына «үзенчәлекле бала» өчен актив тормыш алып барырга мөмкин булуын күрсәтү.

2018 елда «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе «іВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумында грант ярдәме алды. Узган елның июль аеннан проект Казанда төшерелгән. Геройлар арасында Паралимпиада уеннары чемпионы Ирина Полякова, Адыгея Республикасының атказанган артисты Нафсет Чениб, «Барс канатлары» командасы капитаны Андрей Чугунов һ. б.

Youtube каналында чыгучы элеге проектның яңа программаларында Самара, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Архангельск һәм Сочи да яшәүче инвалидлыклары булган яшьләр белән әңгәмәләр чыгачак . Беренче роликлар 20 һәм 27 гыйнварда челтәрендә барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International