Мамадышта «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

26 гыйнварда Мамадышта III «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак. Чарада җиңүчеләрне 4 номинация буенча билгеләячәкләр. Сайлап алуның төп критерийлары - чаналарның кызыклы конструкторлык идеясе, экипировка һ.б. Гаризалар 22 гыйнварга кадәр сайтта кабул ителә www.sunny-fest.ru.

«SunnyФЕСТ» ярыш кына түгел, ә кышкы бәйрәм буларак оештырыла: программада - балалар белән ял итү, чана шуу, призлар, сыйлау, мастер-класслар каралган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда фестивальдә 500 дән артык турист, 27 яшьләр командасы катнашты.

Фестиваль «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен, физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасының «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасы кысаларында уза.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International