Идел буе федераль округында талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Совет оештырылды

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов РФ Президентының Идел буе федераль округы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет эшче төркеменең «Идел буе федераль округы төбәкләрендә балалар һәм яшьләрнең талантларын ачыклау, аларга ярдәм итү, үстерү чараларын гамәлгә ашыру» турындагы мәсьәлә буенча беренче утырышында катнашты.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин видеоконференция режимында уздырды.

Дамир Фаттахов үз чыгышында Татарстан Республикасында республика җитәкчелеге ярдәме белән сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, үстерү буенча комплекслы система гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады. Министр, шулай ук, республикада талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларның күп булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International