Татарстанның кышкы лагерьларында яңа ел каникулларында 7500 артык бала ял итте: 2620 бала шәһәр читендәге савыктыру лагерьларында ял итте, 4930 укучы мәктәптә оештырылган лагерьларга йөрде. Ял шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган 375 бала өчен дә оештырылды. Профильле сменалар белем бирү, иҗат, спорт, экологик темаларга юнәлтелгән иде.
Белешмә:
2018 елда җәйге ял программасында 218672 кеше катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү буенча масштаблы программа старт ала.