15 гыйнварда Татарстан студентлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм яшьләр эшләре министры Дамир Фаттаховка мөрәҗәгать ителгән петиция язган.
Петиция авторлары республикада студентлар өчен юл бәясенә ташлама булдыруны сорый. Петицияне мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хуплаганнар. Бу мәсьәлә белән Татарстан Яшьләр эшләр министрлыгы һәм Студентлар лигасы шөгыльләнә.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы җәмәгать транспортында йөрү өчен студентларга ташлама бирү буенча Россия төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Бу мәсьәлә турында Татарстанның студентлар берлеге белән фикер алышу булачак. Бу турыда министрлык җитәкчесе Дамир Фаттахов Instagram социаль челтәрендә язды: «Әлегә Казанда 50 тапкыр транспортка утыру 750 сум тора. Студентлар өчен аерым ташлама вәзгыяте алай кискен түгел иде. Хәзер юл бәясе артырга торганда, әлбәттә, студентлар моны сизәчәк. Бу очракта аларның мәнфәгатьләрен яклау безнең өстә».