«Вверх!» бәйгесе җиңүчеләре Яшьләр эшләре министрлыгында стажировка узачак

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

2018 ел ахырында узган «Вверх» бәйгесе җиңүчеләре - 35 кеше Татарстан министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узу мөмкинлеге алды.

Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе президенты Алла Кондратьева сүзләренә караганда, быел конкурста катнашучыларның күбесе Яшьләр эшләре министрлыгында стажировка үтәргә теләк белдергән. Дамир Фаттахов белән очрашуда стажерлар үзләренең проектлары һәм стажировка узу планнары турында сөйләделәр.

Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова сүзләренә караганда, әлеге яшьләргә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына керү мөмкинлеге дә бирелә.

Яшьләр эшләре министры катнашучыларга әлеге стажировканы мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп узуларын теләде.

Белешмә өчен:

«Вверх!» бәйгесе -  «Кадрлар резервы» проектының йомгаклау этабы булып тора. 8 ел эчендә проектта 12 меңнән артык кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International