Казанда «Диалог на равных» проекты кысаларында очрашу узды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

«Диалог на равных» проекты кысаларында Казан студентлары «Fight Nights Global»  промоутер компаниясе президенты, самбо буенча югары категорияле тренер Камил Гаджиев һәм Россия кикбоксеры, профессионаллар арасында күп тапкыр дөнья чемпионы булган, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Бату Хасиков белән очрашты.

Чарада, Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры Сергей Юшко һәм студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов катнашты. Очрашуга 150 артык студент килгән иде.

Аралашу вакытында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International