Студентлар Зәй районында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтәчәкләр

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 25 гыйнварында Идел буе федераль округында беренче тапкыр «Идел буе федераль округында медицина десанты» акциясе старт ала. Анда 7 төбәктән студентлар һәм ординаторлар катнашачак.

10 көн дәвамында алар Зәй районының авыл җирлекләрендә халыкка медицина ярдәме күрсәтәчәк.  

Акцияне оештыручылар - Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге, «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штабы, Казан дәүләт медицина университеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International