Дамир Фаттахов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә 2019 елда «Цифрлы министрлык» проектын башлап җибәрергә планлаштырылуы турында белдерде. «Цифрлы министрлык» коммуникацияләрне оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Аерым модуль яшьләр инфраструктурасын исәпкә алуга юнәлдереләчәк һәм онлайн-режимда объектларның торышын, аларның тулылануын, эксплуатацияләүнең нәтиҗәлелеген чагылдырачак.