Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары билгеләнде. Алар - «Алиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты, биюче һәм хореограф Нурбэк Батулла (театр сәнгате өлкәсендә), Татарстанның атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен тәмамлаган Айдар Сөләйманов (музыка сәнгате өлкәсендә), язучы һәм галим Ханәфи Бадыйков (мәгариф өлкәсендә), шулай ук «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивален оештырган өчен Татарстан дәүләт академия театры директоры. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби-драма бүлеге мөдире Илфир Якупов, «Нәүрүз» фестиваленең арт-директоры Нияз Игъламов (театр сәнгате өлкәсендә).
Алар барысы да 200 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.
8 февральдә Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү комитетының йомгаклау утырышы булды. Аның составында мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре эшләде. Комитет рәисе-Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов.
2019 елда премиягә катнашу өчен 54 гариза бирелгән.