Дамир Фаттахов: «Кадрлар резервы» - яшьләр өчен нәтиҗәле социаль лифт

2019 елның 1 марты, җомга

Бүген Казанда «Кадрлар резервы» Республика яшьләр проектының X сезоны башланды. Сайлап алынган «резервчылар» белән Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов очрашты. Ачылыш тантанасы диалог форматында «Смена» заманча мәдәният үзәгендә узды.

Дамир Фаттахов, барлык катнашучыларны сәламләп, үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлеге-хәзерге яшьләр өчен иң әһәмиятле кыйммәтләрнең берсе, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, «Кадрлар резервы» - яшьләр өчен нәтиҗәле социаль лифт, үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлеге.

Исегезгә төшерәбез, «Кадрлар резервы» талантлы яшьләрне сайлап алуга, үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проект көндезге һәм дистанцион укыту этаплары сериясеннән гыйбарәт, алар нәтиҗәләре буенча «резервчылар» дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, эре предприятиеләрдә һ.б. һөнәри үсеш ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International