Татарстан Хөкүмәте 2019-2022 елларга республика халкына психологик ярдәм күрсәтү системасын формалаштыру һәм үстерү концепциясен раслады. Халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтүне координацияләү Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына беркетелде.
Республикада халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасының төп максаты-халыкның социаль яклануын һәм психологик иминлеген тәэмин итү, гражданнарның квалификацияле психологик ярдәм алуга хокукларын тормышка ашыру гарантияләрен булдыру. Бурычлар арасында — халыкның психологик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен шартлар тудыру, психологик белем бирүне оештыру, экстремизм һәм этникара конфликтларны, халыкның психологик проблемаларын хәл итүдә ведомствоара хезмәттәшлек һ. б. мәсьәләләр бар.
Әлеге бурычларны хәл итү өчен, аерым алганда, психологик ярдәм өлкәсендә хокукый гарантияләр урнаштыру, кадрлар белән тәэмин итү, халыкның психологик белемнәрен арттыру планлаштырыла. Эш кысаларында гражданнарга күрсәтелгән хезмәтләрне исәпкә алу, шулай ук күрсәтелгән хезмәтләр турында оператив мәгълүмат алмашу каралган.