Бүген Казанда балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өлкәсе хезмәткәрләренең Бөтенроссия конференциясе башланды. Конференция профильле сменалар, методикалар, технологияләр программаларын тормышка ашыруда иң яхшы региональ тәҗрибәләрне өйрәнү, гомумиләштерү һәм тарату мәйданчыгы булачак.
Конференциядә 450 дән артык кеше, 56 төбәк – Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру өлкәсендә вәкаләтле вәкилләр, оештыру мәсьәләләре буенча федераль ведомствоара комиссия вәкилләре катнаша.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республикада җәйге ялны оештыру мәсьәләләре яңа төзелгән яшьләр эшләре министрлыгы вәкаләтләренә тапшырылган, программа операторы булып безнең ведомство карамагындагы учреждение – «Лето» республика үзәге, Кара диңгез буенда балалар ялын оештыру белән «Черноморец» үзәге шөгыльләнә, ә стратегик мәсьәләләр балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия тарафыннан хәл ителә. Аны республика Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Ринат кызы Фазлыева җитәкли, бу исә дәүләтнең социаль сәясәтендә балаларның ял итү мәсьәләләренең югары өстенлеге турында сөйли.