Казанда БРИКС илләре яшь дипломатлары форумы узачак

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

ТАССРның киләсе 100 еллыгы кысаларында Казанда БРИКС илләренең яшь дипломатлары форумы узачак. Бу хакта БРИКС һәм ШОС илләренең яшь лидерлары форумының пленар утырышында Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов сөйләде.

Бүген Ставропольдә яшь лидерлар форумы башланды, анда 23 илдән БРИКС һәм ШОС катнашучы яшь җәмәгатьчеләр, шулай ук яшьләр белән эшләүче хакимият органнары вәкилләре катнаша. Форум ачылышында яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев чыгыш ясады, ул яшьләр дипломатиясенең халыкара хезмәттәшлек өчен әһәмиятен ассызыклады. Ул, аерым алганда, яшьләр онлайн-проектларын координацияләүче структура булдырырга тәкъдим итте.

Бу тәкъдимне Татарстанның Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов та хуплады. «Глобаль коммуникацияләр бүген гаять тизлек белән бара. Әмма тизлек белән беррәттән, яшьләрнең халыкара хезмәттәшлеге үз эченә алган кыйммәтләр һәм мәгънәсе дә зур», - дип билгеләп үтте министр. Ул төрле илләрдән килгән коллегаларына Татарстанда төрле милләт һәм мәдәният вәкилләре булган 800 меңнән артык яшь кеше яшәвен сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International