Республиканың барлык шәһәр һәм районнарында иртәгә Россия көнен — концертлар, театральләштерелгән тамаша, бәйрәм бәйгеләре белән билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан Казанда берничә бәйрәм чарасы узачак. Аларның төп посылы-мәдәниятләр диалогы һәм хезмәттәшлеге аша Татарстанның күпмилләтле халкының бердәмлеген һәм дуслыгын күрсәтү. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һәм башкалар катнашачак.