Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге 2019 елның 13-23 август көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын оештыра. Смена «Волга» яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино бистәсе) үтәчәк.
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
«Милләтебез хәзинәләре» программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле. Смена дәвамында балаларга татар теле дәресләре укытылачак, төрле иҗат остаханәләре оештырылачак. Моннан тыш башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр көтелә.
Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра ала.