22 августта III Россия-Германия яшьләр форумы нәтиҗәләре Германиянең Тышкы эшләр министрына тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Форумның ябылу тантанасында Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Диана Фазлетдинова сөйләде. Чарада Татарстан Республикасы министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиллегенең өченче секретаре Рөстәм Хаҗиев катнашты.