13 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы советы утырышы узды. Утырыш барышында үз-үзен күрсәтүчеләр категориясендә бер үк санда балл җыйган өч кандидат үз программасын тәкъдим итте.
ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы советы барлык кандидатларның программаларын тыңлаганнан соң, яшьләр парламентына үз-үзләрен тәкъдим итүче Марина Токинованы 20 урынга сайланган дип таныды. Тимур Хөснияров - 21 урында һәм 22 урында-Борис Гурулев, алар ТР Яшьләр парламенты резервына эләктеләр.