Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын илнең әйдәп баручы архитекторларыннан һәм урбанистларыннан бушлай лекторийларга чакыралар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

«Шәһәр» Бөтенроссия хакатоны казанлыларны һәм шәһәр кунакларын бушлай тематик лекцияләргә чакыра. Чаралар «Смена» заманча мәдәният үзәгендә узачак.

24 сентябрьдә 20.00 сәгатьтә «Тере шәһәрләр» Милли инициативасының идарә әгъзасы һәм башкарма комитеты җитәкчесе, «КультРгоСвет» мәдәни агентлыгы җитәкчесе, «Грифон» Арт-үзәгенә (Ижевск шәһәре) нигез салучы Александр Старков лекция белән чыгыш ясаячак.

25 сентябрьдә 20.00 сәгатьтә «Арт-чокыр» фестиваленең баш кураторы Антон Кочуркин фестиваль мәдәни программалары турында сөйләячәк. Шулай ук бу көнне «архитектурада һәм иҗтимагый биналарны проектлаштыруда заманча тенденцияләр»темасына дискуссия узачак. Чараның экспертлары булып Казан архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Насыйбуллина, «АДТ» һәм «АДТ-проект» компанияләренә нигез салучы, җитәкчесе һәм баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм Антон Кочуркин чыгыш ясаячак.

26 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә кызыклы архитектура проектлары буенча фикер алышырга мөмкин булачак. Катнашучылар белән Мәскәү архитектура институты проректоры ярдәмчесе, «Шәһәр» архитектура сменаларының контент-кураторы, архитекторлар Бөтендөнья студентлар ассоциациясе кураторы, студентлар берләшмәсе потенциалы һәм WASA актуаль программалары, архитектор, Россия Архитекторлар берлеге президиумы әгъзасы, «Россия Архитекторлар берлегенең Яшьләр программалары» Павел Мельник һәм Роскультура үзәгенең мәдәни проектлар бүлеге башлыгы, «Шәһәр» хакатоны кураторы Мария Беляева очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International