Объектлардан алып проектларга кадәр: татарстанлылар киләсе елга Яшьләр эшләре министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен тавыш бирә

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Быел Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру проектына кушылды. Шуның аркасында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре республика халкы фикере нигезендә сайланачак.

Беренче этапта 2020 елга Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы бурычлары буенча тәкъдимнәрне Министрлык каршындагы Иҗтимагый һәм фәнни-методик совет әгъзалары, яшьләр парламенты вәкилләре формалаштырды. Өстенлекле бурычлар арасында – яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерү, чарага теркәлү өчен онлайн-сервис булдыру, яшьләр үзидарәсенә ярдәм итү, яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, ышаныч телефонын популярлаштыру, яшьләр сәясәте белән тәэмин ителмәгән проектларга яшьләрне җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International