ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов «яшьләр мохите объектларын реновацияләү институты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Павел Медведев һәм «Созвездие-Йолдызлык» үзәге командасы Алафузов фабрикасында булды. Элек биредә текстиль һәм күн производстволары булган, хәзер исә иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәгенә тапшырылган.