«Кибердружина» Казанда: Татарстан башкаласында «Куркынычсыз интернет концепциясе» форумы узачак

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

28-30 ноябрьдә Казанда «Форпост», «Кибердружина» һәм терроризм һәм экстремизмны профилактикалау өлкәсендә яшьләр хокук саклау хәрәкәте хезмәткәрләренең компетенцияләрен арттыруга юнәлдерелгән «Куркынычсыз Интернет концепциясе» форумы узачак.

Программада Россиянең төрле субъектларыннан килгән галимнәр һәм укытучылардан социаль челтәрләрдә яшьләрнең үз-үзләрен тотышы, секталарга вербовкалау алымнары, интернет экосистемасы һәм эш үзенчәлекләре, мониторинг һ. б. темаларга лекцияләр һәм мастер-класслар планлаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International