«Профессионаллар лигасы» студентлар үзидарәсе органнары лидерларын укытачак

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

«Идел» яшьләр үзәгендә «Профессионаллар лигасы» һөнәри белем бирү оешмаларының студентлар үзидарәсе лидерлары өчен Республика белем бирү программасы уза. Анда республиканың 78 һөнәри белем бирү оешмасыннан 93 укучы катнашты.

Программа нәтиҗәләре буенча Татарстан көллиятләрендә һәм техникумнарында студентлар үзидарәсе органнарын үстерү буенча рекомендацияләр язылган методик материаллар эшләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International