Казанда «Россия студентлар гүзәле - 2019» сайладылар

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Бүген, 23 ноябрьдә,  Казанда һөнәри белем бирү оешмаларының матурлык һәм талант милли конкурсына йомгак ясалды.

Дүрт көн дәвамында Россиянең 8 регионыннан 10 финалчы кыз чыгыш ясады: Чувашия Республикасы, Саратов, Воронеж, Свердловск, Әстерхан өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Башкортостан Республикасы, Ставрополь крае, конкурсның шул ук исемдәге титулы өчен көрәштеләр. Быел конкурста катнашу өчен барлыгы 70тән артык гариза бирелгән иде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда конкурс беренче тапкыр 2 мөстәкыйль проектка-югары уку йортлары студентлары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча укучы кызлар өчен бүленгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International