Булачак солдатлар йөгерү һәм автомат сүтү буенча ярыштылар

2019 елның 22 ноябре, җомга

21 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Батыр» спорткомплексы базасында тиздән хәрби хезмәткә чакырылачак егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы булып узды.

Спартакиада традицион рәвештә «Патриот» республика үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Ярышларда республиканың зона ярышларында җиңгән иң яхшы 10 командасы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International