Россиянең иң яхшы яшь эшкуарларының исемнәре билгеле булды

2019 елның 23 ноябре, шимбә

22 ноябрьдә Казанда «Россиянең яшь эшкуары» Бөтенроссия конкурсының финалы узды. Катнашучылар өчен бай эчтәлекле белем бирү программасы оештырылган иде: нетворкинг, чакырылган экспертлар һәм федераль дәрәҗәдәге модераторлардан лекцияләр һәм мастер-класслар.

Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясенең 62 субъектыннан 700 гә якын гариза бирелгән иде. Финалга Россиянең төрле субъектларыннан һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенең төрле юнәлешләреннән 300 яшь эшкуар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International