16-19 ноябрь көннәрендә Казанда Халыкара КВН берлеге мәктәбе узды.
Беренче көнне үк остазлар катнашучылар белән брифинг уздырды, аның барышында алар КВНга кагылышлы барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Икенче көнне катнашучылар алдында лекцияләр белән берьюлы ике остаз чыгыш ясады. Командаларның өченче көне теоретик яктан караганда практикрак булды. Дүртенче көн-йомгаклау көне. Командалар уенга кадәр репетиция ясады.