Казанда АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсына йомгак ясадылар

2019 елның 23 ноябре, шимбә

22-23 ноябрьдә Казанда АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурс «Авыл яшьләре» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе ярдәме белән узды.

2019 елда конкурс шартлары кырыслануга карамастан, алдагы еллар белән чагыштырганда, катнашырга теләүчеләр саны кимемәде һәм 360 гариза тәшкил итте. Агросәнәгать комплексы белгечләре иң кыйммәтле кадрлар булып санала, һәм «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы аларның иң талантларын ачыкларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International