Бүген ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җыелышы узды. Парламентарийлар алдында Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов чыгыш ясады.
Чыгышының башында Дамир Фаттахов билгеләп үткәнчә, яшьләр эшләре министрлыгы инде елдан артык эшли, һәм бу вакыт эчендә яшьләр эшенең фундаменталь нигезләрен саклап калу гына түгел, ә актуальлекләрен вакыт үзе таләп итә торган яңа форматларны гамәлгә кертү дә мөмкин булган. Яшьләр эшләре буенча министр яшьләр эшләре министрлыгы гамәлгә ашыра торган капиталь ремонт программаларына аерым тукталды.