Бүген, 27 ноябрьдә, Казанда «илнең яшьләр командасы» III Бөтенроссия яшьләр үзидарәсе органнары форумы старт алды. Форумда бөтен Россиядән 300 яшьләр үзидарәсе органнары – 72 төбәктән яшьләр парламентлары һәм яшьләр хөкүмәтләре вәкилләре катнаша. Форумны бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Наталья Кувшинова, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Александр Клюкин, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Сергей Степанов ачып җибәрделәр., Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Мария Воропаева, Россия Федерациясе Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе рәисе Динә Гайзатуллина.